Әхмәтҗан Мостафин - Ахметзян Мустафин, Мустафин Ахмадзян Мухаммедрахимов
https://tt.wikipedia.org/wiki/%D3%98%D1%85%D0%BC%D3%99%D1%82%D2%97%D0%B0%D0%BD_%D0%9C%D0%BE%D1%81%D1%82%D0%B0%D1%84%D0%B8%D0%BD_(1860) Әхмәтҗан Мостафин (Әхмәтҗан Мөхәммәтрәхим улы Мостафин, 1860 , Татар Кынадысы , Күзнәй өязе , Сарытау губернасы , Русия империясе – 15 ноябрь 1938 , Казан , РСФСР , ССҖБ ) – мөселман дин эшлеклесе, педагог һәм журналист. Октябрь инкыйлабына кадәр «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе укытучысы. 1917 елда 1 нче Бөтенрусия мөселман укытучылары корылтае рәисе, «Укытучы» журналы нашире; мәкаләләре «Дин вә әдәп» , «Шура» журналларында басыла; Бөтенрусия мөселманнарының беренче корылтаена Бөтенрусия мөселман укытучылары корылтае вәкиле итеп җибәрелгәнлеге билгеле. [2] Милләт Мәҗлесе депутаты (1918). [3] Совет чорында кулга алынып, атып үтерелә ; 1990 елда аклана. [4] Мустафин Ахметзян Мухам...